Тәмамланмаган пьеса нигезендә. «Dәrt» һәвәскәрләр труппасы. MOÑ.
Режиссер — Әминә Миндиярова.
Катнашалар: Адилә Зиннәтуллина, Мәдинә Миндияр, Гөлназ Гыймадиева, Исмаил Сафиулов, Илнар Камаев, Айзат Вахитов, Айгиз Хәйдәршин.
«Dәrt» труппасы 2017 нче елда оешкан. Спектакльләре арасында –«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» (Илгиз Зәйниев) һәм «BӘXET JЬLЬ» (Шәриф Камал һәм 1937 нче ел турында документаль әсәр).
Әмирхан яшь татарлар турында берничә пьеса язган ("Яшьләр", "Тигезсезләр"). Архивында башка пьесалардан калган берничә зур өзек тә бар.
«Спектакль алдыннан» тәмамланмаган пьеса текстына нигезләнгән (ул кулъязмада, гади кара дәфтәрдә сакланган). Әмирхан аны инкыйлабка кадәр язгандыр. Безнең версиядә вакыйгалар хәзерге заманга күчерелде: актерлар спектакльгә әзерләнәләр һәм театр сезонындагы соңгы яңалыклар турында фикер алышалар.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.