«Мин татарча сөйләшәм» акциясенең музыкаль бәйгесе 2016 елдан бирле уздырылып килә. Конкурс нәтиҗәләрен без гадәттә «Фатирник» ачык концерт форматында билгелибез. Алдагы елларда ул «Дом вне времени» мәйданчыгында, Алафузов фабрикасында, «Старый рояль» джаз кафесында, «Camorra Pizza e Birra» барында уза иде. Бу конкурс ярдәмендә Abadeli, Taraf, Ramilya Up, Zakaria, “Бәллүр”, “Карт аяк” төркемнәре, Азат Гыймадиев, Радик Мусин тамашачыга танылды.
Бу юлы концерт безнең өчен үз булып киткән Милли китапханәдә оештырылачак, һәм шуның белән без даими рәвештә уза торган татар концертлары сериясен ачабыз алар китапханәнең конференц-залында һәм MOÑ мәйданчыгында узачак.
Конкурста җиңүгә дәгъва кылучылар белән сез аларның видеолары аша таныша аласыз.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет или сделать возврат организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.